«Парковка» спектакле актрисасы — «Театраль Идел буе» җиңүчесе

30 ноябрьдә “Театраль Идел буе” яшьләр фестиваленең төбәк этабы төгәлләнде. Идел буе федераль округының иң яхшы мәтәп һәм студентлар театры исеменә лаек булу өчен 14 төбәктән 28 коллектив көч сынашты. Җиңүчеләр арасында Татарстан вәкилләре дә бар.

Спектакльләрдә барлыгы 7 меңнән артык яшь актер, мәктәп укучысы һәм студент катнашты. Куелышларны фестивальнең Ютуб каналында карарга мөмкин иде.

“Иң яхшы мәктәп театры” исеменә Башкортстан Республикасынанн “Пауза” театр студиясе лаек булды.
Студентлар театры арасында әлеге номинация Чувашия студентлар театр коллективына бирелде. “Студентлар театры арасында иң яхшы режиссер” исеменә шушы ук театрдан Дмитрий Миронов лаек булды. Мәктәп театрлары арасында бу номинациядә Пензадан Наталья Кучишкина җиңеп чыкты.
“Парковка” спектаклендә (Татарстан) Фатыйма роле өчен “Иң яхшы актриса” исеменә Ләйсән Гатауллина лаек булды. Бу спектакльнең режиссеры – Олег Кинҗәгулов.


Фикер өстәү