«Пенсиягә иртәрәк китеп булмасмы?»

Шул сорау белән укучыбыз Тимур Шәкүров шалтыраткан иде. Аңа яңа закон буенча пенсиягә чыгарга ел ярым вакыт калган.

Тимур район җирендә яши. Югары белем алгач, шәһәрдә калу мөмкинлеге дә булган. Әти-әнисе, картайган көндә терәк булырсың дип, авылга кайтарган. Гөрләп эшләп торган колхоз таралып беткән, агрономның кирәге калмаган. Тимур сак хезмәте белгечлеге буенча курс тәмамлый. Район эчендә эш тә таба, тик ул да тотрыклы булып чыкмый. Берничә тапкыр шулай кабатлана. “Ярты ел элек тагын бер урынга урнашкан идем. Җитәкчеләр, биредә төшемле түгел дип, анысын да ябарга ниятли. Ул хакта алдан кисәтеп куйдылар. Миңа хәзер нишләргә инде?” – ди Тимур Шәкүров. Без аңа үзе яшәгән районның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә барырга куштык. Аны икенче төрле Мәшгульлек үзәге дип тә йөртәләр. Анда эш тәкъдим итәргә, укытырга мөмкиннәр. Һич югы пособие түләячәкләр.

Кемгә эләгә, кемгә юк

Быелдан илдә пенсиягә чыгу яше күтәрелде. Шулаен-шулай, ләкин Тимур шикелле эшсез калучылар да байтак ич, әллә нинди проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә, пенсиягә якынлашып килүчеләр категориясе барлыкка килде. Алар алданрак та пенсиягә чыга ала һәм бу категориягә, эшсез калган очракта, зур суммада пособие билгеләнде. Аның күләме – 11 280 сум. Ул хакта ишетмәгән кеше калмагандыр, акча турындагы сүз халык арасында тиз тарала. Әмма бу очракта да, пособие берәүгә бар, икенчесенә юк. Пенсия фонды белгечләре аңлатканча, хезмәткәргә пенсиягә ике ел гына калган икән, ул кыскартылуга эләксә яки оешма ябылса, пенсиягә алданрак чыга ала. Бу районнардагы Мәшгульлек үзәкләре аша эшләнә. Алданрак пенсиягә китү өчен ир-атның – кимендә  25, хатын-кызның – 20 ел хезмәт стажы булырга тиеш. Шулай ук пенсия баллына да карыйлар. Быел ул – кимендә 16,2, киләсе елда – 18,6 итеп билгеләнгән. Беренче чиратта, әлбәттә, кешенең пенсиягә алданрак чыгарга теләге булырга тиеш. Ул чагында Мәшгульлек үзәге юллама бирә.

– Кеше шул белешмә белән Россия Пенсия фонды бүлегенә бара, – ди Казандагы Совет районының пенсия бүлекчәсе хезмәткәре Гөлия Хәкимова. – Яшәү урыны буенча мөрәҗәгать итү мәҗбүри түгел. Әлеге документ 1 ай гамәлдә була. Авырып китү сәбәпле, тоткарлык булса, документның куллану вакыты озыная. Пенсия фондында алдан пенсия билгеләү мәсьәләсе карала. Пенсиягә якынлашып килүчеләр категориясенә эләгү-эләкмәү хакында Пенсия фондының рәсми сайтыннан да белергә мөмкин. Пенсия фондының Татарстан буенча бүлегенең контакт үзәге телефоны: (843) 279–27–27.

Өстәмә белем, өстәмә һөнәр

Тагын бер яңалык: пенсиягә якынлашып килүчеләрне укыта башладылар. Эшләүче хезмәткәрләрнең квалификациясен арттыралар. Шулай ук яңа һөнәр үзләштерергә мөмкинлек туа. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат үзәге мәгълүматлары буенча, хәзер 4150 кеше укый. Ул курсларны 3 меңнән артык кеше тәмамлаган. Аның өчен 92,4 миллион сум акча бүленгән. Шуның 87,8 миллион сумы – федераль акча, калганы – Татарстан казнасыннан.

Мәшгульлек үзәкләре укытуны пенсиягә якынлашып килүчеләрдән яки оешмалардан кергән заявкалар буенча оештыра. Быел пенсиягә якынлашып килүчеләр категориясенә 1959, 1960, 1961, 1962, 1963 елгы ир-атлар, 1964, 1965, 1966, 1967, 1968 елгы хатын-кызлар керә. Өстәмә белем бирү “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” проекты кысасында башкарыла. Татарстан Министрлар Кабинеты быел апрель аенда өстәмә һөнәргә укытуга кагышлы махсус карар чыгарды. Ул курсларда пенсия яшенә якынлашучы дәүләт һәм муниципаль оешма хезмәткәрләре, Мәшгульлек үзәкләренә эш эзләп мөрәҗәгать итүчеләр укый ала.

Татарстан Хезмәт министрлыгы биргән саннар буенча, быел 9 ай эчендә пенсиягә якынлашучылардан 4046 кеше эшсез дип танылган. Аларның 1100е кабат эшкә урнаштырылган. Мәшгульлек үзәкләренә бишәр-унар ел эшләмәгән, хәзер пенсиягә якынлашкан кешеләр дә мөрәҗәгать итә икән. Тик аларны эшсезлек буенча исәпкә өч айга гына бастыралар һәм шул дәвердә ай саен 1500 сум пособие түләнә. Пенсиягә якынлашып килүчеләр яңа гына эшсез калса, бу үзәккә бер елга кадәр исәпкә алына.

Берничә сәгать уку гына җитми

Зәй районының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге киләсе елга укырга тиешле кешеләр исемлеген төзи башлаган. Әлеге үзәкнең директор вазифасын башкаручы Ольга Лаптева әйтүенчә, быел күбрәк дәүләт муниципаль оешмаларында эшләүчеләрне укытканнар. Киләсе елда райондагы шәхси оешмалардагы пенсиягә якынлашучылар өстәмә белем үзләштерәчәк. Быел ул максаттан 600 мең сумга якын акча бирелгән һәм 16 кешене укытып чыгарганнар. Аннан соң тагын өстәмә акча бүленгән һәм Зәй шикәр заводыннан 17 хезмәткәр стропальщик белгечлеге үзләштергән. Дәүләт муниципаль хезмәтендә булучылар хисапчы, логопед, психологка укыган. Психологлар дистанцион белем ала. Укыту программасы 3 ай дәвам иткән. Шикәр заводы хезмәткәрләренең курсы бер айлык булган. Киләсе елга шәхси оешмалар уку йортларын да, белгечлекләрне дә үзләре сайлый икән. “Без, алар белән килешү төзегәч, акча күчерәбез. Иң мөһиме: укыган һәм квалификацияне күтәргән өчен таныклык алырга тиешләр. Монда аз сәгатьле курслар, тренинглар гына ярамый”, – ди Ольга Лаптева.

Киләчәкне алдан кайгыртып

Балтач районының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә пенсиягә якынлашып килүчеләрне укыту өчен 156 460 сум акча каралган һәм шуңа 6 кешене укытканнар.

– Бу әле – эшнең башы гына. Киләсе елга 20 кешелек курслар оештырырга тиешбез, – ди үзәк инспекторы Альбина Шакирова. – Быел ике хатын-кыз, дүрт ир-ат белем алды. Апалар санитарлыкка укыды, ике ир-ат газ җайланмасын эшләтүче һәм төзәтүче слесарь белгечлеге алды, икесе исә В һәм С категориясендә трактор йөртүчегә укыды.

Яңа һөнәргә укучыларның һәркайсы эшли. Торак-коммуналь хуҗалык тармагыннан, Бөрбаш хуҗалыгыннан килгәннәр. Белгеч әйтүенчә, районда вакансия аз, эш табу җиңел түгел. Пенсиягә якынлашучылар өстәмә һөнәрләрне бик теләп үзләштергән. Санитар эше яллары күп булуы белән кызыксыну уяткан. Кайбер урыннарда бер көн эшләп, өч көн ял итү мөмкинлеге бар. Бер ханым, пенсиягә чыгып, эштән китәргә туры килсә, өйдә генә ятарга җыенмавын, эшкә Казанга барып йөриячәген әйткән. Санитар һәм слесарь һөнәрләренә укырга Арчадагы укыту үзәгенә барып йөргәннәр. Тракторчылыкка Балтачта укыганнар. “Укыр өчен белгечлек сайлаганда, кешенең теләге исәпкә алына”, – ди Альбина Шакирова.

Соңгы араларда эшсез буларак исәпкә басарга килүчеләр саны арта башлаган. Ел башыннан 24 кеше мөрәҗәгать иткән, берничәсе исәптән төшкән. Эшсезлек буенча исәптә торучылар – 15 кеше. Аларның күбесе, яңа гына эшсез калып, 11 280 сум пособиегә өметләнеп килгән. Белгәнебезчә, авыл, район җирендә хезмәт хакы югары түгел. Пособиенең күләме шуннан чыгып та билгеләнә. Әйтик, кеше 16 мең сум хезмәт хакы алып эшләгән ди, эшсезлек буенча исәпкә баскач, беренче айларда пособие шул акчаның  – 75 проценты, дүрт айдан – 65, тагын дүрт айдан 45 проценты күләмендә түләнә.

Питрәч районында бу уңайдан 6 кешегә өстәмә белем биргәннәр. Логопед, хисапчы, машина йөртү таныклыгы алып чыкканнар. Районның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Наилә Җиһаншина әйтүенчә, эшсезлек буенча исәпкә басарга теләүчеләр быел башка елларга караганда күбрәк тә булган. Кайберсе эш урынында кыскартылуга эләккән, оешма ябылган һәм башка сәбәпләрне китерәләр. Дөрес, арада унбишәр ел эшләмәгән яки эш урынында рәсми теркәлмәгән һәм шунлыктан хезмәт стажы аз булган кешеләр дә, пенсиягә чыгу яше якынлашкач, ярдәм эзли башлый.

Нинди ташламалар бар?

Пенсия яшенә якынлашып килүчеләргә тиешле салым ташламалары хакында Россия Салым хезмәтенең Татарстан буенча бишенче салым инспекциясе бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллиннан сораштык.

– Безнең өчен кемнең пенсия кенәгәсе бар, шул пенсионер санала, – ди белгеч. Быел пенсиягә чыгу яше алты айга озынайтылды. Мәсәлән, ир-атка гыйнвар аенда 60 тулса, ул алты айдан соң гына пенсия ала башлый, ә ташлама 60 яшь тулган көннән ясала. Хатын-кызлар 55 яшьтән шундый хокукка ия. Пенсионерлар бер йорт, бер фатир яки бер бүлмә, бер гараж һәм алты сутый җир өчен салым түләми. Ике йорты булса, берсеннән азат ителә, икенчесенә гомуми нигездә салым түли. Фатир, гараж буенча да шулай. Бу җәһәттән белешмәләр кирәк булса, бердәм контакт-үзәккә шалтыратырга мөмкин: 8800 22 22 222.

Фәния Арсланова

Сүз уңаеннан

Россия Пенсия фондының Татарстандагы идарәсенең матбугат хезмәткәре Альбина Никандрова хәбәр иткәнчә, быел тугыз ай эчендә республикада 33300 кеше пенсия яшенә якынлашып килүче буларак расланган һәм алар төрле социаль чаралардан, ташламалардан файдалану хокукына ия булган.


Фикер өстәү