Почтальоннарны беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәләр

Район үзәк дәваханәсендә беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча почтальоннар өчен укулар оештырылды. Бу турыда «Хезмәт даны» газетасы хәбәр итә.

Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе директоры урынбасары Светлана Гришина, район үзәк дәваханәсенең поликлиника мөдире Руслан Димитриев һәм башкалар катнашты.

Светлана Гришина үзенең чыгышында хат ташучы һөнәренең һәрвакыт зур социаль әһәмияткә ия булуын әйтте. Хәзер хат ташучылар төрле тормыш хәлләрендә югалып калмыйча, сәламәтлегенә куркыныч янаган авылдашлары турындагы мәгълүматны тиз арада медицина хезмәтенә тапшыра алачак.

«Россия почтасы» социаль-медицина юнәлеше булган проектны башлап җибәрә. Аның кысаларында почтальоннарга халык арасында анкета үткәрергә, мәгълүмати материал таратып, сәламәт яшәү рәвешенең төп аспектлары турында сөйләргә туры киләчәк», — диде ул.

Аннан соң поликлиника мөдире Руслан Димитриев беренче медицина ярдәме күрсәтүнең төп нигезләре турында сөйләде.


Фикер өстәү