Путин үзмәшгульләр өчен салымның бөтен Россиягә таралуын хуплады

Россия Президенты Владимир Путин бүген үзмәшгульләр өчен махсус салым режимын кертү тәҗрибәсен бөтен илгә тарату тәкъдимен хуплады. Бу хакта дәүләт башлыгы Мәскәү Кремлендә Россия Хөкүмәте әгъзалары белән узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәдә Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан һәм Калуга өлкәсендә сынау проектын гамәлгә ашыру турында Россия финанслар министрының беренче урынбасары Антон Силуанов сөйләде.

«Бу экспериментны уңышлы дип танырга мөмкин. 260 меңнән артык үзмәшгуль кеше теркәлгән, һөнәрләр исемлеге шактый киң. Бу, беренче чиратта, пассажирларны ташу – якынча 18,7 процент, төзелеш – якынча 7 процент, милекне арендага бирү – 10 процент, аннан репетиторлык һәм башкалар», – диде Силуанов.

«Тәкъдим, Владимир Владимирович. Киләсе елдан башлап этаплап тарату, әлеге режимны Россиянең барлык субъектларына тарату хокукын бирү тәкъдим ителә. Төбәкләр карары буенча һөнәри керемгә салым кертү турында тиешле карарлар кабул ителергә тиеш», – дип өстәде ул.

Россия Президенты ил Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев фикере белән кызыксынды. Ул шулай ук Россиянең барлык регионнарына да уңай тәҗрибә таратуны хуплады. «Яхшы, килештек», – дип нәтиҗә ясады Путин.

«Татар-информ»га Татарстан Икътисад министрлыгында әйтүләренчә, бүгенге көндә Татарстанда 45 меңгә якын үзмәшгуль кеше теркәлгән, аларның күбесе таксида эшли. Икенче һәм өченче урыннарда — торак тапшыру һәм консультацияләр. Шулай ук үзмәшгульләр репетиторлык, программалаштыру, маркетинг һәм реклама белән дә шөгыльләнәләр.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/11/196758/

Фикер өстәү