Рөстәм Миңнеханов Татарстанда инвестиция климатына багышланган киңәшмә үткәрәчәк

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында берничә киңәшмә һәм утырыш үткәрәчәк, шулай ук Мәскәүгә сәфәр кылачак. Анда Саклык банкының 178 еллыгы уңаеннан тантаналар көтелә. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртән Рөстәм Миңнеханов Россия Тимераякта фигуралы шуу федерациясенең Бөтенроссия тренерлар советы рәисе Елена Чайковская белән сөйләшүләр үткәрәчәк. Шуннан соң ТР Президенты «Берләштерелгән двигательләр төзү корпорациясе» башлыгы Александр Артюхов белән очрашыр дип көтелә.

«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Александр Артюховка инженер фәннәре өлкәсенә зур өлеш керткән өчен Туполев исемендәге Халыкара премия тапшырырга ниятли», — дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә. Туполев исемендәге премия ТР Президенты указы белән 2014 елда булдырылган.

Төштән соң ТР Хөкүмәте йортында Рөстәм Миңнеханов рәислегендә РФ субъектларында Инвестицион климатның торышы илкүләм рейтингы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы нәтиҗәләрен карау мәсьәләләренә багышланган утырыш узачак. 2019 елда Татарстан рейтингтагы позициясен бер баскычка яхшырткан.

Кич белән ТР Президенты Мәскәүгә сәфәр кыла. Анда «Зарядье» паркындагы концерт залында «Россия Саклык банкы» акционерлык җәмгыятенең 178 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узачак.

 

«Татар-Информ»


Фикер өстәү