Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшьләр җинаятьчелегенә каршы көрәшне контрольгә алды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшьләр арасында җинаятьчелеккә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен киңәйтелгән киңәшмә әзерләргә йөкләде. Татарстан Иминлек советы фикер алышу өчен мәйданчык булырга мөмкин. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты һәм хокук саклау органнары катнашында киңәшмә узган. Анда оешкан җинаятьчелек һәм, аерым алганда, балигъ булмаганнарның җинаятьчелеге мәсьәләләре каралган.

«Вазгыять контрольдә. Президент гражданнарның борчылуын күрә, шуңа күрә әлеге темага киңәйтелгән киңәшмә оештырырга кушты. Ул Татарстан Иминлек советында узар дип көтелә», — диде Лилия Галимова.

«Бу мәсьәлә Рөстәм Нургалиевичның шәхси контролендә», — диде агентлык әңгәмәдәше.

 

«Татар-Информ»


Фикер өстәү