Рөстәм Миңнеханов 31е көнне дә эшләячәк

Татарстаннан Үзбәкстанга вертолетлар җибәрә башлаячаклар. Казан Кремленең видеолар тикшереп утырырга вакыты юк. Яшүсмерләр арасында җинаятьчелек артуы турында Президент хәбәрдар, чарасын да күрәчәкләр. Хөкүмәт йортында узган брифингта тагын нәрсәләр турында сөйләштеләр? 

Рөстәм Миңнеханов киләсе атна башында Үзбәкстанга ике көнлек эш сәфәренә җыена. Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты сәфәр барышында анда яшәүче милләттәшләр белән дә очрашырга ниятли.

– 25 ноябрьдә Президент Сәмәркандта татар иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән очрашачак. Үзбәкстанда татарларның иң зур диаспорасы яши. Үзбәкстан халкының 1 проценты – татарлар, бу – 300 меңгә якын кеше дигән сүз. – диде Лилия Галимова. – Сишәмбе исә Рөстәм Миңнеханов Сәмәркандтагы “КамАЗ” автомобильләре җитештерү эшчәнлеге белән танышачак һәм әлеге автомобильләрне җыю буенча яңа линия ачуда катнашачак. 7 мең квадрат метрга исәпләнгән мәйданда елына 3 меңнән артык машина җитештерү ниятләнә. Аннан соң Рөстәм Миңнеханов Ташкентта – “Татарстан – Үзбәкстан” форумында катнашачак. Форумда Үзбәкстанга вертолет, автомобиль тәгәрмәчләре, авыл хуҗалыгы техникасы, нефть продуктлары, хәләл продукция һәм көнкүреш химиясе товарларын китерү буенча хезмәттәшлекне киңәйтү турында сөйләшәчәкләр. Форумнан соң Президент Үзбәкстан Премьер-министры белән очрашачак дип көтелә.

Интернетта, матәм маршына кушылып, җиде җәмәгать автобусын сатып җибәргән автобус йөртүчеләрнең видеосы таралды. Татарстан хакимияте моны үзенә басым дип санамыймы? Лилия Галимова сүзләренчә, Казан Кремле андый видеоларны күзәтми.

– Финанс министрлыгына да, тарифлар буенча дәүләт Комитетына да матди яктан нигезле дәлилләр кирәк. Видеомонтаж белән шөгыльләнү безнең өчен әһәмиятле түгел, безгә проблеманы хәл итү мөһимрәк, – диде ул.

Исерткеч эчемлекләр сату вакытын кыскарта алмыйбыз. Бөтенроссия халык фронтының хәмер эчемлекләрне сату вакытын тагын бер сәгатькә киметергә кирәк дигән тәкъдим белән чыккан иде. Лилия Галимова исә мондый карарга килү өчен кулланучының ихтыяҗын ишетү кирәк дип белдерде.

Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин 31 декабрьдә буласы эш көнен 28енә күчергән. Моны ул хатын-кызлар мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып эшләдем дип аңлата. Татарстанда да хатын-кызларны ял иттерерләрме?

– Эш көнен күчерү буенча тәкъдимнәр булмады. Хатын-кыз буларак мин, әлбәттә, моны хуплыйм, – диде Лилия Галимова. – Яңа ел алдыннан Рөстәм Миңнеханов тыгыз графикта эшли. 31е көнне дә ул эштә. Димәк, Президент аппараты да эштә булачак.

Журналистлар узган брифингта яңгыраган сорауларны бу юлы да кузгатты. Исегездә булса, республикада яшьләр арасындагы җинаятьчелек очраклары арту турында хәбәр иткән идек. Вазгыятьне Президент үз контроленә алачак. Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, моңа бәйле рәвештә киңәйтелгән утырыш җыячаклар.

Шушы көннәрдә Югары суд рәисе Илгиз Гыйләҗев үлем җәзасы яклы булуын әйтте. Ул да дүрт тапкыр мондый хөкем карары чыгарган булган. Журналистлар Рөстәм Миңнехановның үлем җәзасына карашы ничек дип тә кызыксынды. Лилия Галимова исә:

– Югары суд рәисе үз фикерен кеше буларак җиткергән, аңлаткан. Кремльдә бу фикер алышу темасы булып тормый. Без бу хакта сөйләшмибез, – дип җавап кайтарды.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү