Рөстәм Миңнеханов Ozon логоүзәгенә нигез салу тантанасында катнашты

Татарстандагы Ozon логоүзәге республика халкына хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыруда тагын бер адым булачак. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа комплекска нигез салу тантанасында шулай дип белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, проектта катнашучы компанияләр үзләрен ышанычлы эшлекле хезмәттәшләр сыйфатында күрсәткән инде һәм 38 мең квадрат метр мәйданны биләгән яңа үзәккә нигез салу республика икътисады үсешенә өстәмә этәргеч бирәчәк.

«Яңа объект — яңа эш урыннары дигән сүз. Дөньяда электрон сәүдә елдан-ел киңрәк җәелдерелә һәм республикада шундый куәтле база булдыру кече һәм урта бизнесны үстерү, тулаем алганда халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуда җитди адым булачак», — дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов тантанада катнашучыларга һәм проектны һәрьяклап хуплавын искәртте.

Ozon компаниясе генераль директоры Александр Шульгин сүзләренчә, яңа логоүзәк татарстанлылар һәм Идел буенда яшәүчеләр өчен товарларны тизрәк алып кайтырга мөмкинлек бирәчәк.

https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/11/196743/

 


Фикер өстәү