Рөстәм Миңнеханов Россия Оборона министрлыгының ведомство медале белән бүләкләнде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә уза торган «Россия Федерациясе оборона өлкәсендәге бурычларны хәл иткәндә ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек системасы» V ведомствоара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференциянең пленар өлешендә катнашучылар ил оборонасы мәнфәгатьләрендә ведомствоара хезмәттәшлек системасының оештыру һәм техник нигезләрен камилләштерү мәсьәләләрен карады.

Шулай ук ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек системасы буенча башкарма хакимиятнең федераль органнары һәм оешмаларның алдынгы вәкилләрен бүләкләделәр.

«Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Оборона министрлыгының «Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга өлеш керткән өчен» ведомство медале белән бүләкләнде», диелгән хәбәрдә.

ФОТО: http://president.tatar.ru/

 


Фикер өстәү