Рөстәм Миңнеханов Россия яшьләре оешмасы җитәкчесе белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия яшьләре оешмасы башлыгы Александр Бугаев һәм Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий белән очрашты. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары — ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев катнашты.
Алар төбәктә дәүләт яшьләр сәясәте мәсьәләләре, яшьләр берлекләренең конкурс һәм грантлар алуда катнашулары, карьера үсешендә социаль лифтлар турында сөйләштеләр.

Фикер өстәү