Рафаэль Сәхәбиев белән хушлашу | ШИГЫРЬ

Син сәхнәгә чыгып җыр башласаң,
Китә иде дөньям яктырып…
Каян килгән сиңа бу якты моң,
Каян килгән мондый затлылык?!

Синең белән күпме юллар кичтек,
Учак ягып таңнар аттырдык…
Җырың белән илләр яуладың син…
Каян килгән мондый батырлык-
Илаһилык, рухи матурлык?!

Китеп бардың,җыр калдырып илгә,
Җир уллары отып ятларлык.
«Мин татар», дип оран салмасаң да,
Ташып торды синдә татарлык.

Дуслар өчен җаның фида иде,
Ихлас иде һәрчак күңелең.
Шатлык чәчеп җирдә яшәдең дә,
Кайгы булып бүген түгелдең.

Һәр көн саен хәзер көтәрмен мин
Телефоннан синең тавышны.
Ташлап киттең. Юкса,безнең дә бит
Гомеребез көзгә авышты.

Кара җирнең кайгыларын күмеп,
Озакламый килер ак кышы…
Изге җаның Җомга иртәсендә
Фәрештәләр белән кавышты.
————————
Разил Вәлиев.
29 ноябрь, 2019 ел.


Фикер өстәү