Рамил Шәмсетдинов аның гаебе белән комада ятучы Евгений гаиләсеннән гафу үтенгән

Байкал аръягындагы хәрби округта 8 кешен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов әлеге мәшхәрдә катнашкан, ләкин исән калган солдат егет — Евгений Графовның ата-анасына шалтыратып гафу үтенгән, дип хәбәр итә «Лента.ру».

Чыганак сүзләренә караганда Рамил аларның улларына атарга теләмәвен, әмма ялгышлык белән пуля Евгенийны җәрәхәтләвен сөйләгән. Евгений Графов хәзерге вакытта Мәскәү госпиталендә комада ята. Табиблар, аның хәлен тотрыклы-начар дип бәяли. 

Графовның туганнары бу хакта комментарий бирми. Алар гомумән журналистлар белән аралашмый.

Әлеге вакыйгада һәлак булганнарның гаиләләре 6,7 миллион сум акча алачак. Моннан тыш, ипотека-торак кредитында катнашучылар булса, торак белән тәэмин итү программасы буенча аларга тагын 4,2- 4,3 миллион сум акча түләү каралган. Әмма бу акчалар контракт буенча хезмәт иткән сержант һәм офицерларның гаиләләренә генә биреләчәк.


Фикер өстәү