Россиянең чыгарылыш сыйныф укучыларына мәҗбүри тапшырыла торган контроль эш кертергә мөмкиннәр

Рособрнадзор төбәк тарихы буенча программаларны үзләштерүне дә исәпкә алган, Россиянең барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына да мәҗбүри булган тарих буенча контроль эш моделен фикер алышулар өчен тәкъдим итәргә әзер. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомство җитәкчесе Сергей Кравцовка сылтама белән хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, Рособрнадзор мәктәптә тарихи белемне камилләштерү буенча чараларның нәтиҗәлелегенә мониторинг ясарга мөмкин.

«Аерым алганда, Рособрнадзор төбәк тарихы буенча программаларны үзләштерүне дә исәпкә алган, Россиянең барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына да мәҗбүри булган тарих буенча контроль эш моделен фикер алышулар өчен тәкъдим итәргә әзер», — диде ул Россия тарихы буенча яңа укыту-методика комплексы концепциясен камилләштерүгә багышланган эшче төркем утырышында.

Сергей Кравцов искәрткәнчә, Рособрнадзор шулай ук төбәк тарихы буенча укыту әсбапларына тарихи-мәдәни экспертиза үткәрергә кирәк дип саный.

Тарихи-мәдәни стандарт тарихтагы төп вакыйгаларга принципиаль бәя бирүне, мәктәптә Россия тарихын укытуда төп алымнарны үз эченә ала.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/01/196288/

Фикер өстәү