Сәлимҗанов премиясе ияләре билгеле

7 ноябрь – талантлы режиссер Марсель Сәлимҗановның туган көне. Бу көнне   Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры аңа багышлап яңа спектакль чыгара һәм ике елга бер мәртәбә театр өлкәсенә зур өлеш керткән иҗат әһелләренә Марсель Сәлимҗанов исемендәге премияләр тапшырыла.

Быел әлеге бүләккә Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры артисты Гөлнора Гатина, Г.Камал театры артисты Фәнис Җиһанша, “Сәхнә” журналы баш мөхәррире  Зиннур Хөснияр лаек булды. Тантаналы өлештән соң тамашачыга Айдар Җаббаров куелышында “Санаулы кичләр” премьерасы күрсәтелде.


Фикер өстәү