Сәфәргә җыенучыларга бер киңәш

Чит илдән яңа гына кайткан кеше буларак, сәфәргә җыенучыларга бер киңәш бирим әле. Казанда очкычка утырганда ук кәрәзле телефоныгызның симкасын алып куегыз.

Чөнки сез барып урнашачак мосафирханәдә вай-фай булмаска яки ресепшен янында гына эшләргә мөмкин. Ялгыш интернет төймәсенә басарсыз да, ватаныбызга кайткач, 350шәр сумнан 3-4 мең сум түләргә туры килер. Билгеле, сезгә 3-4 мең сум пүчтәк кенә булса, бу киңәшкә игътибар итеп тормагыз. Телефонны алып Та тормыйм дисәгез, бик кирәк булганда телефон-автомат өчен карта сатып аласың да, бик кирәк чакта гына шылтыратасың.
Симка булмаса да, вай-фай булганда интернет яхшы эшли.


Фикер өстәү