«Сеңелкәш» фильмы нәрсә турында һәм карарга кирәкме? | Рецензия

Менә нинди була ул чын кино! Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” повесте буенча төшерелгән “Сеңелкәш” (“Сестренка”) фильмын караучылар арасында шулай дип әйтүчеләр күп булды. Яшерен-батырын түгел, Башкортстан киносы бездән бер адымга алда бара. Бу очракта киноны мәскәүлеләр әзерләп бирсә дә, без аны башкортныкы дип кабул иттек. Аның уңышының сере нидә? Татарстан киносы да шундый дәрәҗәгә җитә аламы? “ВТ” хәбәрчесе белгечләр белән әнә шул хакта сөйләште.

Кино нәрсә хакында соң? Иң әүвәл вакыйгаларның Бөек Ватан сугышы елларында барганын искәртеп үтик. Аны сугышка балалар карашы дип тә атап була. Картинаның баш каһарманы – алты яшьлек Җәмил. Аның әтисе фронтка китә, малай әнисе белән авылда кала. Көннәрдән беркөнне әнисе ерак шәһәрдән Оксана исемле кызны ияртеп кайта һәм аны сеңелкәше дип таныштыра.

Фильмның режиссеры – “Мастер и Маргарита”, “Доктор Рихтер” картиналары белән танылган Александр Галибин, операторы – Михаил Агранович. Җәмилне Арслан Крымчурин уйнаган, аның әле кинода беренче тапкыр гына катнашуы. Ә менә Оксана ролен башкарган 8 яшьлек Марта Тимофеева инде 36 (!) картинада катнашырга өлгергән. Әлеге фильм Башкортстанның Белорецкий районындагы Яңа Хәсән авылында төшерелгән.

Башкортстан режиссерлары “Сеңелкәш”не үзләренә үрнәк буларак кабул иткән. Режиссер, оператор Рияз Исхаков фильмга мондый бәя бирде:

– Фильм бик ошады. Оператор эше искитмәле! Рәссам-куючы Вячеслав Видановның эше тел-теш тидергесез! Кыскасы, Россия киносы корифейлары башкорт кинематографистларына бик матур үрнәк эшләп бирделәр. Ниһаять, Мостай Кәрим әсәре буенча яхшы кино төшерелде! Башкорт актерлык

мәктәбе буенча фикерем, кызганыч, үзгәрмәде, әмма Илгизә Гыйльманованың (Җәмилнең әнисе) эше зур һәм тамашачы мәхәббәтенә лаек. Ул бик матур актриса, шулай да, аның героена сугыштан, фронттан ирен көтеп талчыкканлык, похоронка алудан өркегәнлек җитеп бетмәде. Балалар искиткеч уйнады! Алар безнең киләчәк йолдызларыбыз! Өстәл янына җыелу, шунда бер бабайның гармун уйнавы документаль фильмнардагы кебек төгәл һәм искиткеч ихлас чыкты. Мөгаен, авыл кешеләре катнашкандыр. Геройлар авызыннан башкорт һәм украин сөйләмен ишетү рәхәт булды. Башкорт хезмәттәшләргә менә нинди үрләргә талпынырга кирәк!

Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе Илдар Ягъфәров, картина башкорт мәдәниятен бер башка күтәрә, дигән фикердә:

– “Сеңелкәш” – бик яхшы картина, ләкин аның башкорт кинематографиясенә бернинди катнашы юк. Ул Мостай Кәрим фонды ярдәмендә төшерелгән. Команда тулаем Мәскәүнеке. Шунысы да бар: башкорт коллегалар да тик утырмый. Анда Мостай Кәримнең “Озын-озак балачак” әсәре буенча “Таганок” картинасы әзерләнә. Режиссеры – Айнур Әскәров. Бик көчле картина булачак, диделәр. “Сеңелкәш” исә башкорт мәдәниятенә зур ярдәм булды. Аның бюджеты 90 миллион сумны тәшкил итә. Бу суммадан чыгып фикер йөртсәк, мин аны сентименталь, хатын-кызлар карый торган фильм дип бәялим. Сюжеты йомшаграк. Икенче яктан, бәлки, андый әсәр дә кирәктер. Мине сокландырганы балалар булды. Актерлар бик җентекләп сайлап алынган. Башкорт мәдәниятенә ихтирам күзгә бәрелеп тора. Украин кызы Оксананың башкортча сөйли башлавын гына искә төшерегез. Аннан мәскәүлеләрнең бездә төшергән “Зөләйха күзләрен ача” фильмын күз алдына китерегез. Килешәсездер, мөнәсәбәтләрдә аерма бик зур. Озын сүзнең кыскасы, башкортлар үз мәдәниятләренә, милләтенә зур ихтирам күрсәткән проект оештырып бик нык откан.

Илдар Ягъфәров, татар кинематографы һич тә калышмый, дигән фикердә. Аныңча, без милли кино буенча төбәктә лидер булырга әзер. Проектлар бар, шул ук вакытта җитешсезлекләр дә хәттин ашкан:

– Кадрлар резервы юк. Аны монда түгел, Мәскәүдә әзерләргә кирәк. Ул кадрлар белән эшләү системалы булырга тиеш. Менә шундый комплекслы эшне оештырыр өчен кинематография комитетын яңадан торгызу кирәк. Ул эшне системалаштырыр иде. Хәзер кем ошый, шуның эшенә дәүләт ярдәме күрсәтелә.

Драматург Мансур Гыйләҗев әйтүенчә, Башкортстан кинематографиясе бездән алда бара:

– Чөнки анда кинога матди яктан караш башкачарак. Шуңа күрә алар уртак фильмнар эшли. Бу сыйфатны нык күтәрә һәм киң прокатка чыгарга омтыла. Сер түгел, алар көчлерәк. Күп нәрсә иҗатчылардан да тора. Әйтик, Кустурица кебек көчле режиссер килеп чыкса, зур уңышлар безне дә көттермәс иде.

Татарстан киносы уңышларына килсәк, “Байгал” киносының оператор эшен (Юрий Данилов) искә төшерик. Казан мөселман кинофестивалендә Татарстан егете Айдар Шәриповның “Ласковое безразличие мира” фильмы белән танылуын искә алыйк. Дөрес, талантлы егет Казахстан кинематографлары командасында эшли. Милли кинога караш үзгәрмәсә, Татарстан талантларын югалтуны алга таба да дәвам итәчәк.


Фикер өстәү