Сезнең өчен гаилә мөһимме? | Тест

  1. Әтиәниегез яки балаларыгыз сезне туган көн белән котламады ди. Сез:

А) Үпкәләп шалтыратасыз (3).

Б) Исләренә төшкәч, шалтыратырлар әле, дип көтәсез (2).

В) Моның бер зыяны да юк, кич белән рәхәтләнеп иптәшләрем белән бәйрәм итәчәкмен, дип исегез дә китми (1).

  1. Бала чакта җәйге каникулларны кайда үткәрә идегез?

А) Балалар лагеренда! Өч атна буе иректә йөреп кайта идем (1).

Б) Мәктәп яны лагеренда! Көне буе иптәшләрең белән уйнап, кичен өйгә – әти-янына кайтып ял итүдән дә рәхәте юк иде (2).

В) Әби-бабай янында кунакка кайткан туганнарым белән бергәләшәп мәш килә идек (3).

  1. Яңа елны, гадәттә, ничек каршылыйсыз?

А) Тәмле итеп ашарга әзерләп, дусларны, туганнарны кунакка дәшәм (2).

Б) Барысын да соңгы минутта гына хәл итәм, кем нәрсә тәкьдим итсә, шуңа ризалашам (1).

В) Яңа ел – минем өчен гаилә бәйрәме, аны якыннарым белән каршылыйм (3).

  1. 4. Якыннарыгызга еш шалтыратасызмы?

А) Көн саен (3).

Б) Атнага бер тапкыр (2).

В) Айга бер тапкыр (1).

  1. 5. Сеңлегез: Бу күлмәгең әнә теге каеш белән күбрәк килешер иде, дисә, сез:

А) “Шулай дисеңме? Менә бу каеш беләнме?” – дисез (3).

Б) “Бәлки шулайдыр… Әмма миңа болай күбрәк ошый”, – дисез. (2)

В) Аптырап басып торасыз. Яраклы күлмәк эзләп, ярты көн үтеп тә киткән! (1).

  1. Гаилә турындагы кайсы фикер күңелегезгә якын?

А) Гаиләм – бөтен барлыгым. Гаилә өчен күп нәрсәдән баш тарта алсаң гына кияүгә чыгарга, өйләнергә кирәк. (3)

Б) Ватанга мәхәббәт гаиләгә булган мәхәббәттән башлана (1).

В) Гаилә тормышының төп асылы – бала тәрбияләүдә. Моның өчен иң яхшы шарт – ата-ана, ир белән хатын арасындагы яхшы мөнәсәбәтләр (2).

Нәтиҗә:

1815 балл. Сезнең өчен гаилә – изге төшенчә. Гаилә бәйрәмнәрен, анда җыелган дуслар, туганнар белән бергәләп күңел ачу, сөйләшеп утыруларны аеруча яратасыз. Әти-әниегезгә шалтыратмый калган бер көнегез юк! Болар бар да яхшы, билгеле. Әмма аралашу даирәсен гаилә белән генә чикләргә ярамый. Вакыт-вакыт дусларыгыз белән күрешеп, ял итеп кайтырга да вакыт табыгыз.

1410 балл. Гаиләгезне яратасыз, әмма үзегезне тулысынча гаиләгә генә багышлау табигатегезгә туры килми. Игътибарыгыз иң-иң якын кешеләрегезгә генә җитә. Әти-әниегез кунакка чакырамы? Һичшиксез барыгыз! Шәхси тормыш белән гаилә тормышын бергә алып бара беләсез. Ә бу зур осталык сорый. Алга таба да шулай дәвам итегез!

96 балл. Сезнең өчен гаилә ул – дуслар. Әти-әнине дә, гаиләне дә сайлап алмыйлар, билгеле. Шулай да, ничек кенә тырышсагыз да, якыннарыгыз белән аралашу, бәйрәмнәрдә бергә җыелышудан тәм таба алмыйсыз. Бу сезгә вакытны бушка уздыру кебек тоела. Кайчак хәтта озаграк күрешми торган туганыгызның исемен дә искә төшерә алмыйча интегәсез. Бу дәрәҗәгә үк төшәргә ярамый! Якыннарыгыз белән аралашып яшәргә, исән чакта әти-әнинең кадерен белергә ашыгыгыз!


Фикер өстәү