Шикәр аеруча ике органга начар йогынты ясый

Альберта университеты галимнәре рационда шикәр булуның эчәклек ялкынсыну авыруларының үсеш куркынычын шактый арттыруын, шулай ук деменция үсешенә китерүен раслаган. Аларның эш нәтиҗәләре Scientific Reports сайтында урнаштырылган.

Тикшеренүчеләр лаборатория тычканнарын ике төркемгә бүлгән: берәүләрен гадәти ризык белән, шикәрсез ашатканнар, икенчеләре исә шикәрле ризыклар ашый башлаган. Аннан соң сынаучыларда колит (юан эчәк ялкынсынуы) ясалма рәвештә чакырталар.

Икенче төркемдәге кимерүчеләрнең эчәк тукымасы зыянлану билгеләре шактый чагылган булган.

Белгечләр шикәрнең кешенең ашкайнату системасында авыру бактерияләр үсешенә стимул бирүен ачыклаган, бу организмда клетчатка җитмәгәндә тагын да көчәя.

Шулай ук рационда шикәрнең күп булуы эчәклекнең үтүчәнлеген арттыра, дип билгеләнде. Шуның аркасында эчәклектәге «Начар» бактерияләрнең үзлекләре организмның башка өлешләренә эләгә, анда тагын да җитдирәк авырулар, аерым алганда, Альцгеймер һәм Паркинсон авырулары үсешенә катнашы булырга мөмкин.


Фикер өстәү