Штрафлар турында мәгълүматны яңа ысул белән карап булачак

Татарстан башкаласында яшәүчеләр Казан мэриясенең рәсми сайтында штрафлары бармы-юкмы икәнлеген тикшерә алачак. Казанның шәһәр иҗтимагый үзәге директоры Диләрә Нуриева иртәнге киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, яңартылган порталда шулай ук яңалыкларга, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты тарафыннан үткәрелә торган аукционнарга да язылып булачак.

«Әлеге сервис кулланучыларга көндәлек режимда яңа аукционнар һәм бәйгеләр турында белдерү хатлары алырга, Казан шәһәре турындагы актуаль мәгълүмат һәм эшлекле яңалыклардан хәбәрдар булырга мөмкинлек бирә. Яңалыкларга kzn.ru порталындагы «Шәхси кабинет»та язылырга мөмкин», — дип хәбәр итте Диләрә Нуриева.

Ул билгеләп үткәнчә, сервис муниципаль парковка өчен түләмәү һәм автомобильне яшел зонага кую белән бәйле кагыйдә бозулар буенча фототеркәү материаллары белән дә танышырга мөмкинлек бирә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/18/197146/

Фикер өстәү