Синоптиклар бүген кич һәм төнлә көч җил турында кисәттеләр

Бүген кичке алтыдан төн уртасына кадәр Татарстан территориясендә көчле җил сакланачак, дип кисәтә республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Төньяк-көнбатыш җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

Моннан тыш, синоптиклар мәгълүматларына караганда, иртәгә, 8 ноябрьдә, Татарстанның кайбер юлларында бозлавык булырга мөмкин.


Фикер өстәү