Синоптиклар Россиядә кар булмау сәбәбен аңлатты

Россиядә кар яумавы хәзерге вакытта илнең Европа һәм Азия территориясенең күпчелек өлешендә һава торышын көчле антициклон билгеләве белән бәйле. Бу хакта «360» телеканалы РФ Гидрометеоүзәге директоры вазифаларын башкаручы Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.

«Мин Калининградтан Якутиягә кадәр мәйданда мондый антициклональ һава торышы күзәтелүен хәтта хәтерләмим дә», — дип искәртте метеоролог.

Вильфанд билгеләп үткәнчә, хәзер антициклонның үзәк өлешендә югары атмосфера басымы (1025 миллибар – терекөмеш баганасының 768,8 миллиметры) күзәтелә. Шулай да киләсе атнада антициклон көчәячәк һәм 19 ноябрьдә 1040 миллибарга (терекөмеш баганасының 780 миллиметры) кадәр күтәреләчәк.

Синоптик аңлатканча, көн болытлы булса да, якын көннәрдә интенсив явым-төшемнәр көтелми. «Хәзерге вакытта көн болытлы. Бу – антициклонга хас болытлар. Алардан бик вак яңгыр гына яварга мөмкин», — диде ул.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда киләсе атна уртасында суытачагы хакында хәбәр иткән иде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/17/197092/


Фикер өстәү