Синоптиклар яңгыр, юеш кар, томан һәм бозлавык хакында кисәтә

18 ноябрьдә, Татарстан территориясендә дымлы һәм болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада яңгыр һәм юеш кар ява. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк, юлларда бозлавык барлыкка килә, дип кисәтә синоптиклар.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр республика метеорологларының башлангыч фаразларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, һава торышының үзгәрүе салкын атмосфера фронтының үтүе белән бәйле була.

Төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы -2 градуска кадәр төшә. Көндез һава температурасы 0..+5 градус тәшкил итә. Республиканың көнбатышында һәм көньяк-көнбатышында – җылырак, көньяк-көнчыгышында салкынрак була.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/17/197103/

Фикер өстәү