Снюс сатучыларны җаваплылыкка тартырга телиләр

Сагыз рәвешендә сатыла торган снюслар таратуны чикләү турында закон проекты эшләнә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының бишенче утырышында Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова әйтте.

«Бүген комитетта, Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә, укучылар куллана торган матдәләр буенча закон проекты эшләнә. Хәтерләсәгез, 2014 елда снюслар турында Федераль Законга үзгәрешләр керткән идек. Анда сүз тәмәке турында бара иде. Бүген никотин һәм башка препаратлар», — диде Светлана Захарова.

https://vatantat.ru/2019/11/balalar-psihika-%d2%bb%d3%99m-s%d3%99lam%d3%99tlekk%d3%99-zyyan-kiter%d3%99-torgan-bally-t%d3%a9jm%d3%99l%d3%99r-kullana/

Ул бу атнада җомга, 29 ноябрь көнне 13 сәгать 30 минутта барлык аппаратларның юристлары катнашында киңәшмә узачагын әйтте. Закын проектының соңгы азаккы редакциясе эшләнәчәк.

Комитет рәисе укучыларга тәмәке эшләнмәләре зыяны турында аңлату буенча мәктәпләр белән эш планы төзелгәнен әйтте.


Фикер өстәү