Сыер савучы гына,  димәсеннәр әле 

Авылда яшәп, эшләп гомер кичерүнең бөтен ямен Кукмара районы Вахит авылы кешеләре генә белә диярсең. Тракторчы-блогер Василий Иванов, күп балалы гаиләнең көндәлек тормышын күрсәтүче Айгөл Сәмигуллина турында газетабызның узган саннарында язып чыккан идек. Яңа танышыбыз да – шул авылдан, шулай ук блогер.

“Төп хезмәтем – сыер саву, 27 ел буе шушы хезмәттә, үземне блогер дип санамыйм”, – ди Тәнзилә Идиятуллина. Телефонына Инстаграм кушымтасын көйләп җибәргәч, кызык өчен генә дип үзенең эш урыны – Вахиттагы мега-фермадагы көндәлек хезмәте белән кешеләрне таныштыра башлый ул. Андый ферма бөтен җирлектә дә юк бит әле. Горурланып, башкалар да күрсен дип башлаган эше, төгәлрәге, бер видеосы Тәнзилә ханымны авыл блогерлары исемлегенә кертә дә танытып куя.

Инстаграмны файдаланырга якташыгыз Василий Иванов этәргеч биргәндер, Тәнзилә апа?

Василий – Василий инде ул. Тракторист-блогер басуын төшерә, мин менә –  фермабызны. Бер тапкыр төшергән видео интернетта шактый сәхифәләрдә таралды. Ул чакта барысы да гаҗәпләнгән, “бу кайсы ферма?”, “нинди хуҗалык?” дип аптыраган иде, чөнки видео астында исемем күрсәтелмәгән иде бит. “Туган җир” тапшыруыннан журналист Рамил Гарипов Кукмарага килгән көнне, миннән: “Василий кебек блогер булып китмисеңме соң?” – дип сорагач, шикләнебрәк тә калган идем. Эш урыныңны, хезмәтеңне күрсәт, дигәч, видео-фотолар кертергә булдым. Язылучыларым арта башлады. Үземнең блогымны: “Бу бит – сыер савучы гына!” – дип әйтмәсеннәр өчен алып барам. Мин беркайчан да һөнәремнән оялмадым, гарьләнмәдем дә. “Кем булып эшлисең?” – дип сораганнарга, горурланып: “Доярка мин!” – диям. Аллаһка шөкер, нинди фермаларда эшлибез бит! Сыер савучының тормышы, аның көне, ялы ничек үтә – менә шуларны күрсәтәсем килә, бу эштә Инстаграм булыша. Хәзер гади сыер савучы хезмәтен биш меңгә якын кеше күзәтә. Мега-фермадагы эш көнем сменам нинди булуга карап аерыла. Беренче сменада эшләсәм, көн иртәнге өчтә башлана инде. Төнге смена исә кичке 8дә башланып, иртәнге дүрттә бетә. Элегрәк кофта, оеклар бәйли идем. Быел кул эшләрен тоткан юк әле – Инстаграмда утырам ич!

Блогер булып, акча эшләргә дә мөмкин хәзерге заманда, Тәнзилә апа.

Блогерлар акча эшлиме, син күпме акча эшлисең, күпме бирәләр, дип еш сорыйлар миннән. “Безгә бер тиен акча бирүче юк, реклама сорасалар гына акча эшләргә була”, – дим. Кешеләр сораган очракта кырт кисмәм инде, рекламасын да куярмын.

Гаиләдәгез яңа шөгылегезгә ничек карый?

Кечкенә кызым: “Әни, нигә бөтен нәрсәне төшерәсең инде?” – дип шелтәләп тә ала. Олысы исә өйрәтә, болай итеп төшереп кара, бәйгеләрдә катнаш, язылучыларың артыр, ди. Өйдә бианам, биатаем белән бергә торабыз. Йорттагы кайбер мизгелләрне Инстаграм өчен алар күрмәгәндәрәк төшерәм. Ирем исә, аш-су бүлмәсендә берәр ятрак әйбер пешерә башласам да: “Инстаграмга куяр өчен пешерәсеңдер инде”, – дип шаярта. Гомумән, өйдә тәртип. Телефон күтәреп йөргәнгә каршы төшкән кеше юк.

Авыл тормышын шәһәргә алмаштыра алыр идегезме соң?

Авыл белән шәһәр тормышын чагыштыра да алмыймдыр. Шәһәрнекеләр шәһәрдә торсын. Безгә авыл җене кагылган, безгә авыл булсын, эш кирәк. Адәм баласы рәхәткә чыдый алмый, әнә санаторийда ял иткән чакта да, берничә көн үтүгә, кайтасы килеп аптырадым. Эшсез тора алмыйм. Организм авылны сагына, тавык та чүпләп бетерә алмаслык көндәлек мәшәкать сорый. Авылның шәһәрдән бер ким җире юк, бөтен шартлар бар. Һәр кешедә икешәр машина, газы-суы кергән, бәдрәфе, мунчасы өйдә. Сәламәтлек кенә булсын. Аллаһы Тәгалә бүтән борчу-хәсрәтен бирмәсен.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү