Түләүле автомобиль юлы аша Казаннан Мәскәүгә йөри башлаячакбыз

Түләүле автомобиль юлы аша Казаннан Мәскәүгә җилләрдән дә җитез йөри башлаячакбыз. 2027 елда. Һәрхәлдә, юллар төзү өлкәсендәге зур-зур түрәләр шулай ди. Ул гына да түгел әле. ТАСС хәбәр иткәнчә, “Автодор” дәүләт компаниясе җитәкчесе Вячеслав Петушенко әлеге юлны төзүне Татарстан башкаласында гына туктатып калмыйча, илнең көнчыгыш читенә – Владивостокка кадәр салуның ниятләнелүен әйткән. Хәер, әлеге планның барып чыгу-чыкмавының илдәге социаль-икътисади үсеш мөмкинлекләренә бәйле булуын да искәртергә онытмаган-онытуын…

Чамабыз булса, Айга да юл салыр идек анысы. Чөнки юлдан башка икътисади үсешкә дә, башкасына да ирешеп булмый. Шул юллар, бигрәк тә әле һаман планда гына калып килүче тиз йөрешле тимер юл ярдәмендә Мәскәү белән Казан арасын якынайтып, кешеләребезнең тормышын яхшырту буенча әллә нинди якты өметләр белән янып яшибез ләбаса. ВСМ төзелсә, Казаннан Мәскәүгә эшкә йөрүчеләр дә пәйда булыр иде һәм бу ахыр чиктә халыкның муллыгына китерер иде, дип хыялланабыз. Ә инде машина тизлеген сәгатенә 150 чакрымга җиткерү мөмкинлеге бирердәй көзге кебек тигез түләүле автомобиль юлының (һәрхәлдә, шулай дип вәгъдә ителә) иң элек эшмәкәрләргә товар ташу өчен бик уңайлы буласына куанабыз.

Шул ук вакытта үз Казаныбызның “Салават күпере” микрорайонында яшәүчеләрнең юлсызлыктан интегүләрен әллә ни ишетеп бетермибез. Андагы халык иртән һәм кичен иксез-чиксез “бөке”ләрдә утырудан гаҗиз. Янгында торагын югалткан кеше буларак “Салават күпере”ннән социаль программа буенча торак алган бер танышым, җае туры килгән саен: “Микрорайоннан шәһәрдәге эш урынына килеп җитү өчен күпме нерв күзәнәкләребезнең исраф ителүен үзебез генә беләбез. Архитекторларын да әйтер идем: шуның кадәр зур микрорайон төзеп куйганчы, ник башта бераз юл турында уйламадылар икән? Кеше ничек йөрергә тиеш? Һавадан очып йөреп булмый бит”, – дип зарланып туя алмый.

Әйе, бу танышым кебекләргә әлегә Мәскәү – Казан автомобиль юлы, бигрәк тә Владивостокка кадәр салыначагы кызык түгел. Аларга әле үз шәһәрендәге эш урынына барып җитү мөһим. Тик юлларның кирәклеге бәхәссез. Шул исәптән Владивостокка кадәр салынасы юл да. Һич югы әйбәт юлдан илебезне күреп, аның зурлыгы, матурлыгына сокланып кайту өчен.

Валентина Семенова


Фикер өстәү