Тәрбияче балалар бакчасы бассейнында батып үлгән

Уфа шәһәренең бер балалар бакчасының бассейнында тәрбияче батып үлгән. Бу хакта 11 ноябрьдә РФ Тикшерү комитетының төбәк идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Бу хәл 8 ноябрь кичендә булган. Билгеле булмаган шартларда, 1968 елгы хатын-кыз суга килеп төшә. Фаҗига булган урынга килгән табиблар аны хастаханәгә илтә, әмма аны коткарып кала алмыйлар.

Хатын-кызның үлү факты буенча  тикшерү башланган. Үлем сәбәпләрен ачыклау өчен судмедэкспертиза билгеләнгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, мәрхүмнең тәнендә криминаль характердагы эзләр табылмаган.


Фикер өстәү