Төнлә тынычлыкны бозучы россиялеләрне штрафка тартырга тәкъдим итәләр

Федерация Советы төнлә тынычлыкны бозучы россиялеләрне җаваплылыкка тартырга тәкъдим итте. Бу хакта «Известия» Административ хокук бозулар турындагы Кодекска төзәтмәләр эшләү буенча комиссия адресына булган хатка сылтама белән хәбәр итә.

23.00 сәгатьтән 7.00 сәгатькә кадәр тавышланган кешеләрне 1-3 мең сум штрафка тарту тәкъдим ителә. «Шау-шу» билгеләмәсенә хәтта артык кычкыртып җыр яки музыка тыңлау да керергә мөмкин.

Төзәтмә гамәлләре хокук бозуларны кисәтүдә гадәттән тыш хәлләрне бетерү, дини бәйрәмнәр һәм рәсми мәдәни-массакүләм чаралар үткәргәндә тынлыкны һәм тынычлыкны бозуга кагылмый.

Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше буенча комитеты әгъзасы Ирина Рукавишникова фикеренчә, бу яңалык төнлә тавыш чыгаруларны булдырмый калуга полицияне җәлеп итү проблемасын хәл итәчәк.

 


Фикер өстәү