Түбән Камада исерек такси йөртүче гаебе аркасында пассажир һәлак булган

Түбән Камада такси пассажиры исерек шофер гаебе белән һәлак булган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Авария төнге сәгать икеләрдә Түбән Кама драма театрыннан ерак түгел урында була. Кайманов урамында «Камилла» оешмасының исерек такси йөртүчесе зур тизлектә килеп, агачка бәрелә.

Бәрелүдән соң, «Лада Калина» тулысынча диярлек яньчелеп беткән.

Шаһитлар сүзенә караганда, автомобильдәге бер пассажирның башы җәрәхәтләнгән,  32 яшьлек тагын бер пассажир шунда ук үлгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/10/196705/


Фикер өстәү