Тәрбияче баланы урамда онытып калдырган…

Мәскәү өлкәсенең Клин шәһәрендәге шәхси балалар бакчасы тәрбиячесе урамда баланы онытып калдырган, дип хәбәр итә “360” телеканалы. 

Төркемнәре белән һава суларга дип чыккач бер баланың күзенә ком эләгә, шуннан соң тәрбияче балаларны кире керергә карар кыла. Ашыккан тәрбияче бер кызның урамда калуын сизми.

Бу кызчыкның әнисе сүзләренә караганда, нәни кыз бакчага керә торган баскычка утырып елый. Шул вакытта аңа очраклы узып баручылар игътибар итә һәм аны балалар бакчасына кертә. Бу хәлдән соң әнисе балалар бакчасыннан документларын ала. Хатын килешүне өзәргә килгәч, тәрбияче әни кешедән гафу үтенә.

Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү комитеты идарәсе әлеге факт буенча тикшерү башлаган.


Фикер өстәү