Табиб тамак авыртуын дарусыз дәвалау ысулын әйтте

Югары категорияле һәм гомуми практика табибы Лариса Алексеева «Вечерняя Москва» газетасына гадәти продуктлар ярдәмендә тамак авыртуыннан ничек котылырга мөмкин икәнлеге хакында сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Белгеч сүзләренчә, татлы тамыр тамак авыртуына каршы нәтиҗәле көрәшергә сәләтле. Әлеге үсемлекнең ялкынсынуга каршы үзлекләре шулай ук миндальсыман биз авыртканда да ярдәм итә.

Ничек кенә сәер тоелмасын, аз күләмдә ашаган очракта туңдырманың да ангинага каршы көрәштә ярдәме тиячәк, дип искәртә Алексеева.

«Туңдырма авыз куышлыгын бактерияләрдән арындыра һәм ангина вакытында барлыкка килгән киеренкелекне бетерә», — диде ул.

Табиб тамак авыртуыннан интегүче кешеләргә банан ашарга киңәш итә. Составында С витамины күп булу аркасында банан савыгу процессын тизләтергә сәләтле.

Тамак ялкынсынган очракта кишер дә файдалы. Составында А витамины булудан тыш, әлеге яшелчә авыз куышлыгындагы лайлалы тышчаның төзәлүенә дә ярдәм итәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/17/197104/


Фикер өстәү