Танылган йолдыз клибында катнашу өчен 15 мең сум акча җыйган

Казанда мошенниклык өчен ТНТ телеканалында «Танцы» тамашасында катнашкан Эльсевар Мурадовны эзлиләр. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Горки» һәм «Гвардийский» полиция бүлекләренә Казанда яшәүче 20-26 яшьлек дүрт кыз мөрәҗәгать иткән. Кызлар Эльсевар Мурадовның бию дәресләренә йөрүләрен сөйләгән. Биюче кызларга танылган җырчы клибында төшәргә тәкъдим иткән.

Моның өчен булачак йолдызларга сәхнә костюмнары сатып алу яки тегү өчен 15 мең сум чамасы акча күчерергә кирәк булган. Акча алгач Эльсевар Мурадов юкка чыккан.

Билгеле булганча, биюче дәресләр үткәрү өчен студияне берничә көнгә арендага алган. Дүрт кыз аферистның бердәнбер корбаннары булмавы да ихтимал.

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү