Татар авылын эшсезлектән коткарган кыз турында федераль басма язган

Екатеринбургта туып үскән татар кызы Гүзәл Сәнҗапова әбисе авылында – Кече Төрештә алты ел элек үз бизнесын ачып җибәрә. Бүгенге көндә ул авылда күпләп крем-бал җитештерелә. Бу хакта “Аргументы и факты” федераль басмасы язып чыккан.

Гүзәл беренче капиталга 300 мең акча кертә. Бер елда җиләкне дүрт әби җыйса, 2018 елда бу процесста тирә-як авыллардан 230 кеше катнаша. Крем-балның беренче партиясе 70 банкадан торган. Гүзәл сөйләвенчә, бүген әлеге сан йөз тапкырга күбрәк. Моннан тыш, Гүзәл авылда тегү оешмасы, столяр остаханәсен ачкан. “Иң яшь эшчеләрнең берсе — Зөһрә апа, аңа 72 яшь”, — диелә хәбәрдә.

Мәскәү дәүләт университетын кызыл диплом белән тәмамлап, дипломат белгечлеге алып чыккан Гүзәл авылда җитештерү буенча барысын да эшләргә була дип саный. “Россиядә авылны дәүләт түгел, ә кече эшмәкәрләр коткарыр дип ышанам. Авыл өчен оешмада хезмәт хакы унике меңнән уналты меңгә кадәр, бу – яхшы акча”, — дип саный Гүзәл.

“Унбер авылга хезмәт күрсәткән хат ташучы унбер мең сум ала. Безнең районда пешекче ярдәмчесе булып эшләүче ханым биш мең сум акча ала, өстәвенә ул биш бала тәрбияли! Күрше авыл кибетендә сатучы җиде-сигез мең сум акча эшли. Авылыбызда кешеләрнең яшәү шартлары арта барганын күрәм. Кемдер яңа кер юу машинасы сатып алган, кемдер өйгә ремонт ясый башлаган, яңа йорт төзи башлаган кешеләр дә бар”, — ди ул.

Гүзәл үзенең уңышлы тәҗрибәсен күрше авылларга да таратырга планлаштыра. Кече Төрештән тыш, тагын Олы Төреш, Рус Төреше һәм Кызыл Төреш бар. “Төзелеп килүче иҗтимагый үзәктә зур белем бирү киңлеге булачак, Гүзәл анда авыл яшьләрен укытырга җыена”, — дип хәбәр ителә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/08/196636/


Фикер өстәү