Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллинга зур бүләк тапшырылды

Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медаленә лаек булды.

Бүген Россия Президенты Владимир Путин кайбер затларны Россия Дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Министр бүләккә «ирешелгән хезмәт уңышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» лаек булды.

Шушы ук ук указ белән Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орденына «сәламәтлек саклау үсешенә зур өлеш керткән һәм күпьеллык намуслы хезмәт өчен» ия булды.

Татарстан Президенты ярдәмчесе һәм «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры урынбасары Равил Моратов III дәрәҗә «Дәүләт алдындагы казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» ордены белән бүләкләнде.

Моннан тыш, «машина төзелеше өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» POZIS Яшел Үзән заводы эшчесе Виктор Котельников һәм шушы ук предприятие слесаре Геннадий Сыромятников Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчеләре дип танылды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/13/196862/

Фикер өстәү