Татарстан Хезмәт министрлыгы талантлар эзли

Инвалидлар декадасы алдыннан Татарстанда 20 ноябрьгә кадәр өлкәннәр һәм инвалид балалар хокукларына кагылышлы мәсьәләләр буенча кайнар элемтә эше оештырылган. Бу хакта Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Республика халкы, үз сорауларын бирү өчен, 8 (843) 557-21-25 кайнар элемтә телефоны аша эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр шалтырата ала. Шулай ук сораулар һәм тәкъдимнәр Alfiya.Bikbaeva@tatar.ru электрон почта аша да кабул ителә», диелгән хәбәрдә.

Оештыручылар — Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре төрле өлкәдә талантлы булган мөмкинлекләре чикле кешеләр турында оператив хәбәрләр көтә. Андый кешеләр белән инвалидлар һәм инвалид балаларны тернәкләндерү үзәкләрендә уңышлы тормыш алып баруның ачык мисалларын күрсәтүдә очрашулар оештыру карала.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына язма мөрәҗәгатьләрдә гариза бирүченең исем-фамилиясен, инвалидлыгы булган гражданның исем-фамилиясен, үзе яши торган районны, туган көнен һәм елын күрсәтергә кирәк. Һичшиксез, элемтә өчен телефонын һәм электрон почта адресын күрсәтү мөһим.

 


Фикер өстәү