Татарстан юлларында фото һәм видеокамералы “Робот” комплексларын “утырткан” яңа машиналар пәйда булачак. Бу хакта Татарстан ЮХИДИ җитәкчесе Ленар Габдрахманов “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергән.
– Ул сезгә каршы килгәндә, нинди тизлек белән барганыгызны “аңлый”. Шуңа күрә мондый автомобиль белән “күзгә-күз” очрашканда, закон бозучы җаваплылыктан берничек тә качып котыла алмый. Бу камералар үзләрен күрсәтергә өлгерде дә инде, иң элек алар юл-транспорт вакыйгаларын киметүгә китерә, – дигән ул.
Хәзерге вакытта республика юлларында “Лада Ларгус” машинасына урнаштырылган ун “Робот” комплексының эшләп килүен искәртеп үтик. 2020 елда аларга яңалары өстәләчәк. Хәзерге вакытта республика юлларында барлыгы 1102 камера эшли.