Татарстанда өч шоколад урлаган ир-атка нинди җәза бирүләре билгеле булды

Әлмәт кешесе балаларны сыйлау өчен кибеттән шоколад урлаган. Суд өч шоколад урлаган ир-атка 300 сәгать мәҗбүри эшләр билгеләгән. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Әлеге хәл агымдагы елның 6 августында Җәлил урамындагы кибетләрнең берсендә була. Сатучы ир-атның киштәдән шоколад кыстырып чыгып киткәнен күреп ала. Тик аны шунда ук тоткарлый алмыйлар.

Командировкадан әйләнеп кайткач, ул аны эзләүләрен белеп, үзе полициягә мөрәҗәгать иткән.

«Балаларга кунакка бардым, алар янына буш кул белән барып булмый бит инде», — дип аңлаткан ир суд залында үз гамәлен.

 


Фикер өстәү