Татарстанда җиңел машина, фура һәм микроавтобус бәрелешкән (ФОТО)

Казан – Ульяновск трассасында җиңел машина, фура һәм микроавтобус бәрелешкән, өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Бүген республиканың Югары Ослан районында «Газель» вахта микроавтобусы фанера төягән «Скания» фурасына барып бәрелгән. Шуннан автобус «Лада» җиңел машинасына килеп бәрелә.

«Авариядә, ким дигәндә, өч кеше зыян күргән — барысы да микроавтобус пассажирлары. Аларны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә китерделәр», — дип сөйләделәр юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/18/197172/

Фикер өстәү