Татарстанда җылы һава торышы кайчанга кадәр сакланачак?

Татарстанда атна ахырына кадәр чагыштырмача җылы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Иртәгә, 12 ноябрьдә, республика көнбатыш циклонының җылы секторында булачак. Яңгыр көтелә, урыны белән шулай ук томан һәм бозлавык фаразлана.

Чәршәмбе көнне, 13 ноябрьдә, Татарстан аша салкын атмосфера фронты узачак. Ул юеш кар һәм яңгыр алып килә. Һава температурасы төнлә -1дән +4 градуска кадәр, көндез – 2дән 6 градуска кадәр җылы булачак.

Икенче көнне, 14 ноябрьдә, төбәк көнбатыштан килгән антициклон йогынтысында була. Нигездә, явым-төшем булу ихтималы аз. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -4 тән +1 градуска кадәр, көндез нольдән +5 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Татарстан синоптиклары мәгълүматы буенча, бу атна ахырына кадәр «антициклон йогынтысы сакланачак һәм, нәтиҗәдә, явым-төшемсез аз болытлы һава торышы көтелә. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 1 градуска кадәр нольдән түбән төшәчәк, көндез һава 1-6 градуска кадәр җылыначак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/11/196769/

Фикер өстәү