Татарстанда һава торышы бозыла

Иртәгә, 7 ноябрьдә, Татарстан территориясендә җылы, җилле һәм юеш һава торышы саклана. Төнлә дә, көндез дә яңгырлар көтелә (төнлә – күп түгел). Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Моннан тыш, республика буенча урыны белән көньяк-көнбатыштан көнбатышка таба исә торган көчле җил булачак. Җил «төнлә секундына 15-20 метрга кадәр, көндез 17-22 метрга кадәр (Казанда секундына 15-20 метрга кадәр) булачак», дип кисәтә Татарстан синоптиклары.

Төнлә 4 градус җылы була. Көндез һава температурасы +9.. +14 градус тәшкил итәчәк, дип фаразлана. Төбәкнең көньягында һәм көньяк-көнбатышында барына караганда да җылырак булачак.


Фикер өстәү