Татарстанда 1 гыйнвардан төзелешкә рөхсәт алу кагыйдәләре үзгәрә

Киләсе елның 1 гыйнварыннан юридик затларга дәүләт хезмәтләре порталында төзелешкә рөхсәтне онлайн-рәсмиләштерү буенча сервис тәкъдим итәргә җыеналар. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сөйләде.

«Без 2020 елның 1 гыйнварыннан юридик затлар өчен төзелешкә дәүләт хезмәтләре порталы аша рөхсәт бирергә өметләнәбез», — дип сөйләде министр.

Яңа хезмәт документны көтү вакытын кыскартырга һәм муниципаль хакимиятләрнең эш сыйфатын контрольдә тотарга ярдәм итәчәк.

«Безнең кайсы муниципалитетта төзелешкә рөхсәт кәгазе озак яки тиз каралуын бердәм хисап ноктасыннан күрә алабыз», — диде Айрат Хәйруллин.

Элегрәк билгеле булганча, киләсе елда Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы «ак хакерлардан» дәүләт хезмәтләре сайтын ватуны сораячак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/22/197404/


Фикер өстәү