Татарстанда 30 яшьлек хатын-кызга йөрәк күчереп утыртканнар

Казанда урнашкан төбәкара клиник-диагностика үзәгендә утыз яшьлек хатын-кызга йөрәк күчереп утыртканнар. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге үзәктә тугызынчы тапкыр йөрәк трансплантациясен уңышлы үткәргәннәр.

Түбән Камада яшәүче Лилия Йосыпованы йөрәк күчереп утырту операциясеннән соң хастаханәдән өенә җибәргәннәр инде.

Бер айдан соң Лилияне РКДҮдә операциядән соң беренче тапкыр тикшерү һәм консультация көтәләр, диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү