Татарстанда 6 яшьлек улын автомобиль руле артына утырткан хатын-кызны җаваплылыкка тартканнар

16 ноябрь көнне социаль челтәрләрдә бер бала «Хендай» автомобиле белән идарә итүен төшерелгән видеоязма барлыкка килде. Шул ук вакытта, спидометр күрсәткечләре буенча, транспорт чарасының тизлеге 130 км/сәг тәшкил итә иде.

Әлеге факт буенча тикшерү үткәреп, видеоязманы өйрәнгәннән соң, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсенең ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан административ тикшерү кузгату һәм үткәрү турында билгеләмә чыгарылды.
Полиция хезмәткәрләре тарафыннан автомобиль хуҗасы табыла. Ул Чаллыда яшәүче 28 яшьлек күп балалы ханым булып чыга. Кыз — юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы булып тора. Соңгы ике елда ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 31 тапкыр җаваплылыкка тартылган. 2019 елның 11 апрелендә автоледи кулында өч айлык бала булган килеш транспорт чарасы белән идарә иткән.
Хатын-кыз 2012 елда туган урта улын машина руле артына утырткан, чөнки ул аны транспорт чарасы белән идарә итәргә өйрәтмәкче булган.
Аңа карата ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының түбәндәге маддәләре буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде:
— «куркынычсызлык каешларын яки мотошлемнарны куллану кагыйдәләрен бозу» 12.6 ст. 1000 сум күләмендә административ штраф,
— «транспорт белән идарә итү хокукы булмаган затка яки мондый хокуктан мәхрүм ителгән затка транспорт чарасы белән идарә итү хокукын тапшыру» – 12.7 ст. 30000 сум күләмендә административ штраф,
– «билгеләнгән тизлекне арттыру» дигән 12.9 ст.  2нче өлеше 500 сум күләмендә административ штраф,
— «кешеләрне ташу кагыйдәләрен бозу»  12.23 ст. 1 маддәсе – 500 сум күләмендә административ штраф,
— «кешеләрне ташу кагыйдәләрен бозу» маддәсе 12.23 3 маддәсе -3000 сум күләмендә административ штраф салуга китерә.


Фикер өстәү