Татарстанда 81 яшьлек фермер гөмбә үстерү цехы ачкан

Аксубай районында Анатолий Самаренкинның крестьян-фермерлык хуҗалыгында блок-гөмбәчек җитештерү буенча яңа цех ачылды. Аның гөмбә бизнесына өч ел, ә күптән түгел эшмәкәргә 81 яшь тулды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Без терлек, кукуруз, көнбагыш һәм башка бик күп нәрсәләрне үстерергә өйрәндек, ә гөмбә – безнең өчен яңа юнәлеш. Өч ел дәвамында җитештерүгә 230 миллион сумнан артык акча кертелде. Анатолий Константинович, кече ватаныгызны үстерүгә керткән өлешегез өчен Сезгә чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәм. Сезгә сәламәтлек, бизнесыгызның чәчәк атуын телим», – диде район башлыгы Камил Гилманов.

Цех ачу тантанасына килгән ТР Дәүләт Советы Шамил Яһудин, Анатолий Константинович – туган авылы үсеше өчен бөтен күңелен биргән, туган төбәген ихластан яраткан кеше, диде.

Символик кызыл тасма кистеләр, яңа цехны эшләтеп җибәрделәр. Монда гөмбә алу өчен нигез булып торган чимал җитештерлә. Склад бинасыннан чимал (көнбагыш кабыгы) брикетлар әзерләү цехына торбалар буенча тапшырыла. Савытларда чимал мицель белән кушыла һәм полиэтилен пакетларга тутырыла.

Самаренкинның “Гөмбә патшалыгы” зурлыгы һәм вёшенка гөмбәсен үстерү буенча цех төзүдә кулланылган яңа технологияләре белән таң калдыра.


Фикер өстәү