Татарстанда ат арбасыннан егылып төшеп ферма каравылчысы үлгән

Апас районында ферма каравылчысы ат белән терлек азыгы ташыганда арба астында калып һәлак булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Моннан берничә көн элек Тәүгелде авылында «Зөя авыл хуҗалыгы предприятиесе»нең 52 яшьлек каравылчысы җитди имгәнгәннән соң, үлгән. Тикшерү версиясе буенча, мәрхүмне өстәмә эшкә җәлеп иткәннәр, шул ук вакытта аңа куркынычсызлык кагыйдәләре өйрәтелмәгән.

Нәтиҗәдә, терлек азыгы ташыганда ул ат аягы астына егылган, терлек аны тоягы белән таптаган, аннары ир-ат өстеннән арба үткән. Ферма хезмәткәрләре имгәнгән ир-атны өенә алып кайткан, икенче көнне ул вафат булган.

Әлеге факт буенча хезмәтне саклау таләпләрен бозу турында җинаять эше кузгатылган. Предприятиедә тентүләр узган, тикшерү фаҗиганең шартларын өйрәнә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/14/196965/

Фикер өстәү