Татарстанда автомобиль тәрәзәсенә аткан машина йөртүчесе үзе полициягә килгән

Казанда автомобиль тәрәзәсенә аткан машина йөртүчесе үзе полициягә килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Узган пәнҗешәмбедә Тэц урамында юлда низаг килеп чыккан. Социаль челтәрләрдә басылган видео кадрларында «Шкода» шоферының үз машинасыннан күрше машинага атуы һәм китеп баруы күренә.

Бер тәүлектән соң атучының шәхесен ачыклыйлар. 36 яшьлек биредә яшәүче ир полициягә үзе килгән. «Хулиганлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер ир шәһәрдән чыгып китмәү турындагы гаризага кул куйган», — диделәр идарәнең матбугат хезмәтендә.

  • Исегезгә төшерәбез, 14 ноябрь көнне, Казанда Тэц урамында чит ил машинасын йөртүченең янәшәдә барган автомобильгә атканлыгын хәбәр иткән иде. Урынга ашыгыч ярдәм табиблары килгән, алар зыян күргән кешенең яңагы җәрәхәтләнүен билгеләгән. Ир-ат хастаханәгә ятудан баш тарткан.

 


Фикер өстәү