Лаеш районы янында булган авария хакында тулырак мәгълүматлар ачыкланды (ФОТО)

Татарстанда Казан – Оренбург трассасында «БМВ» һәм «Лада» бәрелеше нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган. Бу хакта Татарстан буенча ЭЭМ матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген көндез Казан-Оренбург трассасының 47 нче чакрымында «БМВ» йөртүчесе каршы як юлга чыккан һәм капма-каршы «Лада»га бәрелгән.

Өч кеше авария корбаны булган. Юл-транспорт һәлакәтләренең һәм һәлак булганнарның шәхесләре билгеләнә. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли.

Элегрәк хәбәр иткәнчә, бүген көндез Лаеш районындагы трассада «БМВ» һәм «Лада Ларгус»бәрелешкән иде.


Фикер өстәү