Татарстанда ике җиңел машина катнашындагы һәлакәттә дүрт кешенең гомере өзелгән (ФОТО)

Татарстан юлында ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкән һәлакәттә дүрт кешенең гомере өзелгән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген иртән республиканың Лаеш районында Казан-Оренбург юлының 68 чакрымында «Лада» һәм «Фольксваген» катнашында һәлакәт булган.

«Беренчел мәгълүматлар буенча, чит ил машинасы каршы як полосага чыгып, «Лада» белән бәрелешкән», – дип ачыклык керттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

Юл һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелгән. Өч кешене ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр. Фаҗига сәбәпләрен ачыклыйлар.

 


Фикер өстәү