Юлларда сак булыгыз: Татарстанда көчле буран көтелә

2 ноябрьдә, Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән буран көтелә, күз күреме 1-2 километрга кадәр кимиячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Машина йөртүчеләргә аеруча сак булырга кирәк: күз күреме начараюдан тыш, юлларда бозлавык та көтелә.

Иртәгә көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк.

 


Фикер өстәү