Татарстанда китап нәшер итү һәм сәүдә эше ничек тора?

Төрки халыкларны китаплы иткән, бүген дә беренчеләр рәтендә. Сүзебез – Татарстан китап нәшрияты турында. Бу көннәрдә ул 100 еллыгын билгеләп үтте. Рәсми оешуына 100 ел булса да, татар китабы тарихы мең елдан артык элек башланган. Татарстанда китап нәшер итү һәм сәүдә эше ничек тора? Юбилей чараларында әлеге сорауга да җавап эзләделәр.

“Китап нәшер итү тарихы һәм китап сәүдәсенең заманча үсеш тенденцияләре” фәнни-гамәли конференциясенә Россиянең сигез төбәгендәге нәшрият җитәкчеләре катнашты. Аларның күбесе Татарстан нәшрияты тәҗрибәсен өйрәнергә килгән. Ник дигәндә, безнекеләр интернет-кибетләр белән эшләү, аудиокитаплар яздыру эше буенча шактый шомарган.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин милли төбәкләрдә китап бастыру эшенең үсүен  билгеләп үтте һәм укучының да китап сайлаганда талымлыракка әйләнүен ассызыклады:

– Республикада китапханә челтәрен үстерүгә зур игътибар бирелә. Бюджеттан ярдәм бәрабәренә китапханәләргә яңа китаплар даими кайтарылып тора. Бу халыкның рухи ихтыяҗын кайгырту дигән сүз. Укучыда китапка кызыксыну зур. Аларны беренче чиратта китапның эчтәлегенә, зәвыгына игътибар итә.

“Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бу җәһәттән саллы саннар китерде:

– Йөз ел элек Россия дәүләт нәшриятының Казан бүлеге оеша һәм  шул дәвердә үк татар китабын нәшер итү үзәгенә әверелә. Галим Әбрар Кәримуллин мәгълүматларына таянсак, инкыйлабка кадәр Россиядә татар телендә 15 мең атамада китап чыккан. Татар китаплары Россиядә генә түгел, Урта Азиядән Кавказга кадәр таралган.

Сүз уңаеннан, Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык мәгълүматларына караганда, узган елны Россиядә 52 телдә китап чыгарылган. Шуның 38 проценты татар телендә. Айдар Сәлимгәрәев әйтүенчә, бу – лидер позициясе.

Нәшрият директоры Илдар Сәгъдәтшин Татарстан китап нәшриятының елына 200гә якын китап чыгаруын, аларның гомуми тиражы 500 мең данәдән артык булуын әйтте. Аннан килеп, еш кына без үз казаныбызда кайныйбыз, дип зарланырга яратабыз. Бу да чынбарлыкка бик туры килеп бетми икән. Татар китабы “Лабиринт”, “Библио-Глобус”, “Ozon” кебек зур интернет-кибетләрендә сатыла башлаган.

Айдар Сәлимгәрәв, кәгазьгә бәя артса да, нәшрият китап чыгару эшен киметми, диде. “Ел дәвамында кәгазьгә бәя уртача 10 процентка артты. Белгечләр фаразына караганда, киләсе елда кәгазь бәясе тагын 7 процентка артырга мөмкин. Авырлыклар булуга карамастан, оешмалар һәр заказчының теләген исәпкә алырга тырыша”, – диде ул.

Башкортстандагы  Зәйнәб Биишева исемендәге “Китап” нәшриятына да 100 ел тула. Аның директоры Илһам Йәндәүләтов  безнең тәҗрибәне өйрәнергә килүен әйтте:

– Тагын бер айдан без дә юбилей кичәбезне билгеләп үтәргә җыенабыз. Дәүләт ярдәме белән елына 200 атамада  китап чыгарабыз. Башкорт, татар, рус телендә чыга, шулай ук инглиз, француз телендә дә кайбер китаплар чыгарганыбыз  бар. Барлык продукциянең 60 проценты – дәреслекләр, уку әсбаплары, методик кулланмалар. Төп юнәлешебез – социаль әһәмиятле китап чыгару. Ягъни телне, тарихны, мәдәниятне саклау буенча эш алып барабыз. Сер түгел, узган гасырның җитмешенче елларындагы кебек  китап уку юк хәзер. Чөнки мәгълүмат алуның альтернатив вариантлары күп. Шул ук интернет һәм башка ресурслар. Ләкин кеше китаптан бизде дип тә әйтеп булмый. Балалар әдәбияты яхшы тарала. Үзләре артыннан әйдәп баручы язучыларыбыз бар. Әйтик, яшь булса да, Айгиз Баймөхәммәтов. Аның “Калдырма, әнкәй” китабы инде бик күп телләргә тәрҗемә ителде.

Якутия милли китап нәшрияты җитәкчесе Август Егоров исә, татарларның дәреслекләр бастыру лицензиясен дә беренчеләрдән булып алуын билгеләп үтте. Алар әлегә бу хокукка ия булмаганнар икән. “Кызыл мәйданда Татарстан китап нәшрияты күргәзмәсе белән күршеләр булып басып тордык. Ни хикмәт, аларның китапларын кайнар пәрәмәчләр сыман, бик тиз алып бетерделәр, безнең тирәдә кеше аз булды. Тәҗрибәне өйрәнәсе дә, өйрәнәсе. Аннан килеп, якутларның беренче китаплары да Казанда бастырылган”, – диде Август Егоров.

“Рипол классика” компанияләр төркеме генераль директоры  Сергей Макаренков, татарларны, китаплы халык, татар телен – дипломатия теле, дип атады:

– Татар кулъязма китабы моннан мең еллар элек тә булган. Халык китапны кулдан күчереп тараткан. Мин татар китабы тарихын өйрәндем һәм татар телен көнчыгыш илләре белән көнбатыш арасында дипломатия теле булуына төшендем. Татар теленең көчен Петр I дә аңлаган. Ул үзенең указын күчмә типографиядә татар телендә бастырырга фәрман биргән. Инкыйлабка кадәр Казан типографияләрендә гарәп, хәтта япон шрифтлары булган. Кызганыч, инкыйлабтан соң болар бар да юкка чыгарылган.

Бәйрәм тамашасында Россия китап палатасы җитәкчесе Елена Ногина Татарстан китап нәшриятына татар мәктәпләре өчен чыгарылган рус грамматикасы китабын, 1923 елда нәшер ителгән Әлифба һәм 1924 елда чыккан татарча белешмә-китап күчермәләрен бүләк итте. Бүләк дигәннән. Нәшрият кунакларга “Татарская книга” дигән китапны бүләккә әзерләгән булган. Татар китабы тарихы турында урысча китап әзерләү ничектер сәеррәк тоелды. Һич югы ике телле итәргә иде инде. Без бит беренче булырга яратабыз. Телне саклауда да беренче буласы иде. “Китап” дигән радиостанциябез дә булачак, җитмәсә…

Сан:

100 ел дәвамында нәшрият 20 меңнән артык исемдә 243 миллион данә тираж белән китап бастырып чыгарган. Татарстанда нәшрият-полиграф эшчәнлеген 129 оешма алып бара. Нәшрият эшен 87 предприятие башкара. Алар 2019 елның 10 аена 429 160 мең данә продукция җитештергән.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү