Татарстанда куркыныч авария булган (ФОТО)

Татарстанның Лаеш районында әйләнеп түбәсенә яткан машинаның йөртүчесе һәм өч пассажиры зыян күргән. Бу турыда һәлакәт шаһитлары хәбәр итә.

 

Юл-транспорт һәлакәте бүген төнлә Олы Кабан авылыннан өч чакрым ераклыкта булган.

Автомобиль аэропорт ягыннан хәрәкәт иткән. Машина йөртүчесе идарә итә алмаган һәм машина юл кырыена төшеп китеп, түбәсенә әйләнеп яткан.

Беренчел мәгълүматлар буенча Бәйсез дәүләтләр берлегенең бер иле гражданнары булган йөртүче һәм өч пассажир төрле җәрәхәтләр алган. Алар Республика клиник хастаханәсенә озатылган.

«Татар-Информ»


Фикер өстәү